Яңалыклар
15 Апреля 2024, 04:05

Бу атнада +20° градус булачак

Күз ачып йомганчы карлар да эреп бетте...

Башгидрометүзәк мәгълүматлары буенча, бүген, 15 апрель көнне, җитди явым-төшем көтелми, нибары республиканың көнбатышында гына кыска вакытлы яңгыр явып узачак. Җил көньяктан, талгын, урыны белән көчәючән. Һава температурасы +9,+14° тәшкил итәчәк.

Сишәмбе көнне, 16 апрельдә, урыны белән күк күкрәп һәм яшен яшьнәп кыска вакытлы яңгырлар явачак. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан, урыны белән көчәючән. Термометр баганалары төнлә  +2,+7°, көндез +11,+16° градус җылы күрсәтәчәк.

Чәршәмбе көнне, 17 апрельдә,  урыны белән кыска вакытлы яңгыр явуы ихтимал. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан. Уртача тизлектә. Һава температурасы төнлә +1,+6°, көндез +15,+20°. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас