Яңалыклар
14 апрель 2024, 15:32

Дөньядагы иң озын казылык Миловкада пешерелде

Ул Гиннесслар китабына керерме?

Дөньядагы иң озын казылык  Миловкада пешерелдеДөньядагы иң озын казылык  Миловкада пешерелде
Дөньядагы иң озын казылык Миловкада пешерелде

Ул Гиннесслар китабына керерме?

 

Уфа районының Миловка авылында  бүген чиксез зур һәм күңелле бәйрәм узды.  Балалар өчен оештырылган Гает бәйрәмендә дөньядагы иң озын казылык һәм, беләсезме ничә казан,  пылау пеште...

Бу авылда Ислам дине бәйрәмнәре аеруча оешкан төстә, сый-хөрмәт белән уза. Балаларга дини тәрбия бирү, иманлы киләчәк буын тәрбияләү өчен зур тырышлык салына.  Хәләл иттән югары сыйфатлы һәм тәмле ярымафабрикатлар, төрле ризыклар җитештерүче “Миловские деликатесы”  шәхси предприятиесе бу яклап та зур үрнәк күрсәтә.

 Менә бүген дә биредә 12 зур (150 кглы) казанда пылау пеште. Ул гынамы?

 Бүген Миловкада әлегәчә күрелмәгән вакыйга булды. “Миловские деликатесы” уңганнары бүген 22 (!) метрлы казылык пешереп, халыкны сыйладылар. бу эш бик зур тырышлык осталык таләп итте. Иң мөһиме, ният иткәнне осталар башкарып чыкты.

 Бу вакыйга Гиннесслар китабына керергә тиештер ул.

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас