Синоптиклар мәгълүматлары буенча, бүген, 12 апрель көнне, республикада урыны белән бераз яңгыр явуы ихтимал. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан, талгын. Аерым районнарда гына көчәючән. Һава температурасы +12,+17° градускача җылыначак.
Шимбә көнне, 13 апрельдә, төнлә урыны белән бераз яңгыр явуы ихтимал, республиканың көньягында аеруча. Җил көнбатыштан уртача тизлектә. Һава температурасы төнлә +3,+8° тәшкил итәчәк. Көндез кыска вакытлы яңгырлар явачак. Җил төньяк-көнбатыштан, секундына 7-12 метр тизлектә. Термометр баганалары көндез +9,+14° күрсәтәчәк.
Якшәмбе көнне, 14 апрельдә, төнлә бераз яңгыр явачак, төньяк районнарда кар катыш яңгыр яумакчы. Җил төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан уртача тизлектә. Һава температурасы төнлә -1,+4°, көндез +5,+10°.
Чыганак: bashinform.ru