Стәрлетамак, Шаран, Чакмагыш, Благовар, Кырмыскалы, Бүздәк, Кушнаренко, Бакалы, Уфа һәм Миякә районнары уҗым культураларын ашламалауга тотынган. Илеш, Чакмагыш, Стәрлетамак, Кырмыскалы, Бүздәк, Дүртөйле, Благовар, Шаран һәм Уфа районнарында күпъеллык үлән басуларына ашлама кертәләр. Кырмыскалы районында буразнадагы дымны саклау өчен тырмата башлаганнар.
Язның һәр сәгате кадерле, шуңа да республика аграрийлары беренче мөмкинлек булу белән басуларда эш башлаган. БР авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов белдерүенчә, быел республикада 400 мең гектар уҗымны тырмату һәм ашлама кертү бурычы тора. Сабан ашлыгы 2 млн. гектарда чәчеләчәк.
Исән-сау мул уңыш үстереп, шатлык белән ризыкка язсын!