Махсус хәрби операциядә Аскын районыннан ир-егетләр дә күп катнаша. Район хакимияте башлыгы Динис Йосыпов үзенең социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә хәбәр итүенчә, шушы көннәрдә тагын 8 якташлары СВО зонасына юлланган.
Ир-егетләрнең берсе Аскын авылыннан, икенчесе Барахай авылыннан. Аларга 39 һәм 36 яшь. Динис Йосыпов сүзләренчә, аскынлы күптән түгел генә гаилә корган. Ә Барахай егете кәләшенә тәкъдим ясарга җыена.
Егетләр махсус хәрби операциягә бару карарын ныклы уйлап хәл иткәннәр, ди район башлыгы.
Алар артыннан Аскын, Кубыяз, Петропавловка һәм Солтанай авылларыннан тагын алты кешене хезмәт юлына озатканнар.
“Алар неонацистларга каршы торырга вакыт җитте дип хәл иттеләр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ир-егетләрнең берсе СВО зонасында инде катнашкан. Демобилизацияләнгән. Ләкин ярты елдан соң яңадан сафка басарга карар кылган. Егетләр арасында хәрби хезмәт тәҗрибәсе булганнар да бар”, – ди Динис Йосыпов.
Барысының да исән-сау әйләнеп кайтуларын телик.
Исегезгә төшерәбез: РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзү өчен бердәм белешмә телефоны – 177, Ситуация үзәге – 122 яисә (347) 218-19-19, күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Сорауларга җавапларны башбат.рф сайтында, Телеграм каналында, чат-ботларда табарга була.