Яңалыклар
12 апрель 2024, 06:48

“Поехали!”

Космоска очыш өчен команда сайлауның беренче этабында 3,5 меңгә якын пилотның кандидатурасы карала. 

Бүген – косманавтика көне.

СССРның очучы-космонавты Юрий Гагарин 1961 елның 12 апрелендә дөнья тарихының яңа битен ача. Ул “Восток-1” корабында “Байконур” космодромыннан старт ала һәм дөньяда беренче булып Җир планетасын әйләнеп чыга. Аның старт алдыннан: “Поехали!” – дип әйткән сүзләре тарихка язылды, ә эчкерсез елмаю барысын үзенә гашыйк итте. Гагарин, 106 минут эчендә планетаны әйләнеп чыгып, бар дөньяга танылган шәхескә һәм бик күпләр өчен геройга әйләнә.

Тарихи мәгълүматларга күз салсак, 1959 елның гыйнварында космоска беренче очыш өчен команда сайлау башлана, бу эш Хәрби-һава көчләренә йөкләнә. Беренче этапта 35 яшькә кадәрге 3,5 меңгә якын пилотның кандидатурасы карала. Әмма соңгы этапка кадәр 12се генә барып җитә.

Соңгы имтиханнардан соң кандидатлар саны алтыга кадәр кими, ә стартка бер ай кала өчәүгә кадәр азая. Очышка Юрий Гагаринны, Герман Титовны һәм Григорий Нелюбовны әзерлиләр. Аларның һәрберсе өчен аерым скафандрлар ясала, чөнки ахырга кадәр кемнең космоска очасы билгеле булмый.

Юрий Гагаринны академик Валентин Глушконың КПСС Үзәк Комитетының беренче секретаре Никита Хрущев белән сөйләшүеннән соң очучының елмаюы аркасында сайлаганнар, дигән фараз бар. Герман Титовны Юрий Гагаринның төп дублеры итеп куялар: 1961 елның 12 апрелендә алар бергәләп Байконур космодромының старт мәйданчыгына юл тота.

Гагарин үзен аз гына начар хис итсә дә, аның урынына Титов очарга тиеш була. Әмма алмаштыру кирәк булмый. Һәм 27 яшьлек Юрий Гагарин Җирне космостан күргән беренче кеше була.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас