Яңалыклар
12 апрель 2024, 12:21

Космостан Уфаны юбилее белән котладылар

Видеомөрәҗәгатьне космонавтлар Олег Кононенко, Николай Чуба һәм Александр Гребенкин яздырган.

Космостан Уфаны юбилее белән котладыларКосмостан Уфаны юбилее белән котладылар
Космостан Уфаны юбилее белән котладылар

Бүген космостан Башкортстан башкаласы Уфаны 450 еллык юбилее белән котладылар. Видеомөрәҗәгатьне космонавтлар Олег Кононеко, Николай Чуба һәм Александр Гребенкин яздырган.
- Шәһәрегезгә нигез салынуының 450 еллыгы уңаеннан сезне ихлас котлыйбыз. Космостан ул бер нокта булып кына күренә, ләкин шулай да ул бик мөһим нокта,- диделәр космонавтлар уфалыларга.- 450 ел эчендә Уфа каласы гади генә бер ныгытмадан илебезнең үсешкән, сәнәгать, спорт, мәдәни һәм эшлекле үзәкләренең берсенә әверелде. Уфа, Русиянең миллион кеше яшәгән яшел шәһәрләренең берсе исемен саклап, елдан-ел үсә, зурая, гүзәлләнә бара.
Космонавтлар шулай ук Уфаның Русия космонавтикасына салган өлешен дә билгеләделәр. Мәсәлән, Чкалов авиация училищесында Юрий Гагаринның инструкторларының берсе уфалы Николай Пенкин булган. Данлыклы космонавт Владимир Комаров Башкортстан башкаласын үзенең икенче йорты диеп атаган. Моннан тыш, Уфада "Гагарин үзәге" уңышлы эшли, студентларыбыз исә космик технологияләрне өйрәнү белән актив шөгыльләнәләр.
Космонавтлар: "Уфа юбилеең белән! Син - космос!" диеп, башкалабызның арытабан да чәчәк атуын, халкына ныклы тазалык һәм иминлек теләделәр.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас