Быел җәй мәлендә вакытын бакчаларына багышлаучылар саны күбрәк булачак. "Авито" хезмәте мәгълүматлары шул хакта сөйли. Шуңа ярашлы үткән елның март ае белән чангыштырганда быел бакчаларны тәртипкә китерү һәм төзекләндерүгә сорау 40 процентка арткан.
Башкортстан бакчачылык ширкатләре саны буенча Русия төбәкләре арасында алдынгы ун төбәк арасында тора. 2023 ел буенча 7нче урында. Республикада 1500 бакчачылык ширкате теркәлгән. Үзләренең бакча участокларында 1,5 млн. кеше мәшгуль. Хәзердән үк күпләр яңа сезонга әзерләнә. Популяр бакча эшләре арасында: агачлар һәм ботакларны кисү һәм кое казу тора.
Мартта былтырга караганада җир ( 136%) һәм юл төзелеше (78%) эшләре осталары хезмәтләренә сорау арткан.
Фото: l-dacha.ru