Иртәгә килегез!
Иртәгә, 12 апрельдә, «Торатау» Конгресс-холлында «Русиядә эш. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенрусия эш белән тәэмин итү ярминкәсенең беренче өлеше уза.
Мондый чара Башкортстанның тагын 60 торак пунктында узачак.
Анда меңнән артык эш бирүче катнашачак һәм алар 10 меңнән артык вакансия тәкъдим итәргә әзер.
Бөтенрусия ярминкәсе кемнәргә эш урыннары тәкъдим итә?
Бу чара эшен алыштырырга теләүчеләр; укучылар, студентлар һәм диплом алырга торучы яшь белгечләр өчен оештырыла.
Башкортстан компанияләре төрле тармакта эш тәкъдим итәчәк. Бу – нефть-газ чыгару, төзелеш, машина төзү, азык-төлек һәм җиңел сәнәгать, сәламәтлек саклау, хезмәтләндерү, җәмәгать туклануы һ.б. тармаклар. Эш урыннарын эре корпорацияләр дә, кече һәм урта эшкуарлык өлкәсеннән дә тәъдим итәчәкләр.
Башлана 10.00 сәгатьтә