Яңалыклар
8 апрель 2024, 03:50

Бу атна яңгырлы булачак, ди

Яусын, җиргә дым беркайчан да артык булмас. 

Башкортстанда яңа эш атнасы яңгырлы булачак, дип фаразлый синоптиклар.

Бүген, 8 апрель көнне, республикада кыска вакытлы яңгыр явуы көтелә. Көнбатыш районнарда күбрәк  явуы  да ихтимал.  Җил көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә. Һава температурасы   +5,+10°.

Сишәмбе көнне, 9 апрельдә, бераз яңгыр яварга мөмкин. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан талгын. Һава температурасы төнлә +1, +6°, көндез +8, +13°.

Чәршәмбе көнне, 10 апрельдә, шулай ук яңгырлар ихтималы саклана, төньяк районнарда кар катыш яңгыр явачак.  Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан талгын. Һава температурасы төнлә 0,+5°, көндез +6,+11°. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас