Башкалада югалган ике үсмерне эзләүне төбәк башлыгы үз контроленә алды.
Уфада югалган үсмерләр Павел Паличев һәм Дамир Әдигамовны эзләү дәвам итә. Малаайлар 30 мартта көндез Октябрь районындагы «Чайка» балалар лагеренә таба киткән. Башка элемтәгә чыкмаганнар.
Үсмерләрне эзләү буенча оператив штаб Уфаның Октябрь районындагы 40нчы мәгариф үзәге базасында урнаштырылган. Эзләү барышында агачта эленеп торган рюкзаклары табылды.
Радий Хәбировка Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе вазифасын башкаручы Кирилл Первов соңгы оператив мәгълүматны җиткерде.
Эзләүгә кушылырга теләүчеләр «ЛизаАлерт» эзләү-коткару отрядының тәүлек әйләнәсе эшләүче федераль кайнар линиясе номеры буенча 8-800-700-54-52, яки 112 номеры буенча шалтырата ала.