Бүген, 7 апрельдә, "Уфа-Арена" спорт комплексы янындагы мәйданда "Башкортостан" ирекле мотоукчылар полкының кыска вакытлы ялга кайткан хәрбиләрен хезмәт урынына озаттылар. Озату тантанасында сигез сугышчыга Шәйморатов медале тапшырылды.
- Без җиңәчәкбез! – Комуфляж киемнәрдәге ир-атларның һәркайсы кәефкә бәйле сорауга шулай дип җавап бирде.Яннарында торган хәләл җефетләре дә тыйнак кына елмайды. – Озак сугышачакбыз, әмма барыбер җиңәчәкбез! Хезмәт итәргә карар кылганбыз икән, артка юл юк. Хатын һәм балаларның көтүе көч бирә.
“Иса” позывнойлы хәрбине озатырга дистәгә якын кеше килгән.
-Мин Әй урамында урнашкан “Башкортстан” полкына хәрбиләр җыю штабында эшләдем. Бер мизгелдә оят булып китте. Алар сугышка китә, ә мин юк. Кайнар нокталарда хезмәт иткән кеше мин. Шуңа күрә барырга карар кылдым. Авыр чаклар була. Әмма җиңү хакына эшлибез, -ди ул.
Исән-сау әйләнеп кайтыгыз, егетләр! Өегездә газиз кешеләрегез исән-имин көтеп торсын!