Чиләбе шәһәрендә “Чиләбе өлкәсенең танылган башкортлары: тарих һәм хәзерге заман” дип аталган төбәкара фәнни-гамәли конференция узды һәм “Бөтен Русия юкка гына хәтерләми” дигән тарихи картиналар күргәзмәсе ачылды.
Анда Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары Юлдаш Йосыпов, Эльбрус Нигъмәтуллин җитәкчелегендәге Башкортстан делегациясе дә катнашты.
Форумда хакимият органнары вәкилләре, милли-мәдәни берләшмәләр җитәкчеләре, активистлар, галимнәр һәм туган якны өйрәнүчеләр катнашты. Онлайн-трансляциягә Чиләбе, Ырынбур, Свердловск, Курган өлкәләренең, Пермь краеның һәм Хант-Манси автономияле округының Башкорт тарихи-мәдәни үзәкләре вәкилләре кушылды.
Пленар өлештән соң конференциядә катнашучылар 1812 елгы Ватан сугышында һәм 1813-14 еллардагы чит ил походларында катнашучылар мемориалына чәчәкләр салды.