Башкортстан мәдәни чараларга йөрүче халык саны буенча лидерлар “өчлеге”нә кергән. Бу хакта Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Хөкүмәтнең Дәүләт җыелышы-Корылтайдагы еллык отчеты барышында хәбәр итте.
-Былтыр мәдәният үсешенә бүленгән бюджет күләме 14 млрд сумнан артып китте. Бу 2022 ел белән чагыштырганда 13%ка күбрәк. Шушы ярдәм нәтиҗәсендә мәдәни чараларга йөрүчеләр санын арттыруга ирешә алдык. План буенча 90 миллион кешегә чама тотсак, чынлыкта 120 миллион булды. Башкортстан лидер-төбәкләр өчлегенә керде, - дип ассызыклады Андрей Назаров.
Былтыр республикада муниципалитетларда уздырылучы брендлы чараларга дәүләт ярдәме күрсәтелә башлады. Төбәкнең алдынгы театрлары куйган спектакльләр дә финанслана. Кинематография өлкәсендәге проектлар да зур ярдәм ала. Барлык шушы максатларга 110 млн сумнан артык акча бүленгән.