Яңалыклар
4 Апреля 2024, 17:40

Югалган малайларны бишенче көн эзлиләр...

Үсмерләрнең әти-әниләре кайчаннан бирле ут йотып яши...

Уфаның гражданнарны яклау идарәсендә  югалган Павел Паличев белән Дамир Әдһәмовны эзләүләрнең бишенче көне турында ниләр эшләнгәнен хәбәр иттеләр. Барлык гадәттән тыш хезмәтләр, полиция һәм ирекмәннәр 30 мартта Агыйдел буенда югалган ике үсмерне эзләүләрне дәвам итәләр.

Коткаручылар 40 км яр буе линиясен һава мендәрле суднода тикшергәннәр, 300 кв.м елга  төбен видеокомплекс ярдәмендә тикшергәннәр, 7 км яр буе буйлап һава мендәрле суднода үткәннәр.

Водолазлар елганың 7 мең кв.м акваториясен тикшергәннәр. Бүген алар иң тирән урынга — биш метрлы чокырга төшеп эзләгән. Эшне тагын да катлауландыра торган сәбәп – өч метр тирәнлектән башлап, күрү нольгә якынлаша, эзләү бары  тик караңгыда алып барыла. Астагы фотосурәтләрдә 1,5, 3 һәм 5 метр тирәнлектәге водолазларның күрү дәрәҗәсе  тасвирланган. 

Чыганак: bashinform.ru

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас