Ни күрәсез?
Шушы көннәрдә республикабызның бер авылында бер өй утырып кына яна. Авылда аны сүндерер кеше дә булмый. Янгын сүндерү хезмәте килеп җиткәндә кемнедер, нидер коткарырга соң була. Янгында бер ир кеше һәлак була.
Ә хәзер фотосурәткә карагыз. Анда ни күрәсез?
Әйе, бер йөз. Ул йөз өй стенасына көрәк белән кар бәргәч пәйда булган. Озак югалмый торган. Кешеләр шул йөзнең күз яшьләрен дә күргән. Акылга сыймаслык хәл! Нәрсә бу! Кем йөзе?
Без бу янгынга шаһит булган кешеләр белән аралашуны дәвам итәбез. Яңалыкларны хәбәр итеп торырбыз.