Барлык яңалыклар
Яңалыклар
3 апрель , 11:48

14° градуска кадәр җылыта

Бүген, ниһаять, кояш чыкты! 

14° градуска кадәр җылыта
14° градуска кадәр җылыта

Синоптиклар фаразлары буенча,   бүген, 3 апрель көнне, явым-төшем көтелми. Җил көньяктан, урыны белән көчәючән. Һава температурасы +9,+12°.

Иртәгә, 4 апрель  көнне, шулай ук явым-төшем көтелми. Җил көньяк-көнчыгыштан, талгын, көндез генә урыны белән көчәючән. Термометр баганалары төнлә 0,+5°, көндез +9,+14° градус күрсәтәчәк.

Җомга көнне, 5 апрельдә, төнлә явым-төшем булмас, диләр күк канцеляриясе белгечләре. Җил көньяктан уртача тизлектә. Һава температурасы төнлә –  +1,+6°, көндез  – +9,+13°. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: