Быел яз ашыга-ашыга килә. Хәерлегә булсын. Март соңгы көнендә, хушлашкандай, иртәдән алып кичкә кадәр берчә күбәләк зурлыгы карлары белән сокландырды, берчә карт катыш яңгыр сипте. Һәрхәлдә Уфада шулай булды.
Апрель үзенең беренче көннәрендә үк безне үзенең гадәттән тыш җылылыгы белән гаҗәпләндерәчәк. 2 - 5 апрельдә республика җирлегендә уртача тәүлек нормасыннан 3-7 градуска югарырак булган аномаль җылы һава торышы көтелә. Төнлә һава температурасы 0,+5 градус булса, көндез + 10, + 15 градуска кадәр җылытачак. Кар дәррәү эриячәк, 3-7 апрельдә дала елгалары боздан арчыла башлаячак. Бозларның кинәт эрүе урыны белән су ташуларга китерәчәк. Димәк, сак һәм игътибарлы булырга кирәк.
Иртәгә, 2 апрельдә һәм 3 апрельдә, явым-төшем көтелми, көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Термометр баганалары төнлә -2,+3, көндез +6,+11 градуска кадәр менәчәк, дип белдерә һава торышы белгечләре.
Фото: milye-kartinki.ru