Быел мартта, еллык кереме 180 миллион сумнан артып киткән туризм өлкәсе компанияләренә, "Хезмәт җитештерүчәнлеге" милли проекты кысаларында дәүләттән ярдәм күрсәтеләчәге билгеле булды. Аскын районында урнашкан "Танып" шифаханәсе проектка керү буенча иң беренчеләрдән булып гариза биргән.
БР икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов белдерүенчә, Башкортстанның туризм өлкәсендәге 12 компаниясе "Хезмәт җитештерүчәнлеге" милли проектында катнашу критерийларына җавап бирә.
4 йолдызлы "Танып" шифаханәсе 2005 елда ачылды. 18 ел эш дәверендә ул төбәктә генә түгел, "Здравница" Бөтенрусия форумында туризм тармагында танылды. Шифаханәдә 11 юнәлеш буенча 200гә якын процедура һәм дәвалау төрләре тәкъдим ителә.
"Хезмәт җитештерүчәнлеге" милли проектында катнашу өчен "производительность.рф." проектының рәсми сайтына гариза бирергә яисә РЦКның 7(347)246-83-65, +7 927 930-67-79 телефоннарына шалтыратырга кирәк.
Билгеле булуынча, илдә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру максаты белән "Хезмәт җитештерүчәнлеге" милли проектын 2018 елда Русия президенты Владимир Путин раслаган иде. Бүген аңарда республиканың 168 предприятиесе катнаша.
БР Хөкүмәте сайтыннан.