Яңалыклар
30 Марта 2024, 04:25

Язын һәм җәен нинди һава торышы булачак?

Хәере белән килә күрсен һәр фасыл. 

Башгидромет 2024 елның вегетация чорына ихтимал булган һава температурасын һәм явым-төшем күләмен фаразлады. Бу фараз апрельдән сентябрьгә кадәр вакытны үз эченә ала.

Башгидромет мәгълүматлары буенча,  язгы-җәйге сезонда  республикада уртача һава температурасы бу мизгелгә хас  күрсәткечләр кысаларында торачак. Апрельдә +4...+6 градус җылы булуы көтелә, май аенда – +11…+14, июньдә –  +16…+19,  июльдә – +17…+21,  августта – +15тән +19 градуска кадәр, сентябрьдә – +9…+12 җылы булмакчы.

Явым-төшем күләме апрельдә ул климатик норма кысаларында булмакчы (20-40 мм), май аенда  – 35-55 мм, июньдә  –50-70 мм, августта – 45-65 һәм сентябрьдә – 35-55 мм. Апрельдә  республиканың  көньяк районнарында  һәм июльдә  төньяк районнарында  явым-төшем нормасының  артуы ихтимал. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас