Яңалыклар
29 март 2024, 04:50

Ялларда нинди һава торышы көтелә?

Язның беренче ае тәмамланып килә. 

 Республика синоптиклары өч көнгә һава торышын  фаразлады. Башгидромет үзәге мәгълүматлары буенча,  бүген көндез кыска вакытлы кар явып узачак,  юлларда бозлавык булуы ихтимал. Җил төньяк-көнбатыштан, аерым районнарда  көчәючән. Һава температурасы көндез -2, +3 градус.

Шимбә көнне, 30 мартта, явыи-төшем көтелми. Төнлә җил тотрыксыз, талгын, көндез көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә исәчәк. Һава температурасы төнлә -8, -13 градус салкын, көндез 0, +5 градус.

Якшәмбе көнне дә бераз кар явуы ихтимал, урыны белән ул карт катыш яңгырга күчәчәк, төнлә аерым районнарда бозлавык булачак. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан талгын. Һава температурасы төнлә -0, -5 градус, көндез +2, +7 градус җылы. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас