Яңалыклар
29 март 2024, 12:11

Уфа очучысы дөнья рекорды куймакчы

Ул бу рекордын шәһәрнең 450 еллыгына багышлый.

https://gorodufa.ruhttps://gorodufa.ru
https://gorodufa.ru

Якташыбыз, очучы-инструктор, парашютчы, альпинист, музыкант, Александр Лынник апрель башында стратосферадан Төньяк полюстагы географик ноктага парашют белән сикерәчәк.

Сикерүдә шулай ук очучы-космонавт, Русия Герое, Космонавтика федерациясенең Башкортстан буенча президенты Михаил Корниенко катнашачак. Алар Уфаның 450 еллыгы хөрмәтенә дөнья рекорды куярга әзерләнә, диләр шәһәр хакимиятендә.

Очучылар апрель башында Төньяк полюска уникаль стратосфера сикерүен планлаштыра. Бу дөньядагы мондый беренче сикерү булачак һәм ул Уфаның 450 еллыгын бәйрәм итүгә багышланачак. Шәһәрнең юбилее хөрмәтенә юбилей символикасы парашютчыларның рюкзакларына тегелгән билге рәвешендә 10 километр биеклеккә күтәреләчәк. Сикерү Ил-76МЛ самолетыннан “Барнео” боз базасына башкарылачак.

Бу уникаль вакыйга социаль челтәрләрдә, шулай ук Рус география җәмгыяте һәм Русия космонавтика федерациясе сайтларында трансляцияләнәчәк.

“Бурычларның берсе – безнең космик экипажларга поляр зонага утырырга туры килгән очраклар өчен исән калу системасын булдыру”, – ди Михаил Корниенко.

 

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас