“Морадым тарлавыгы” табигый паркында кабан дуңгызы белән зубр дуслашкан. Бу үзенчәлекле күренешне парк территориясендә урнаштырылган камералар төшергән.
Кадрлардан күренүенчә, хайваннар еш кына бер үк урында очраша. Бак дисәң, алар бу урында бергә тукланудан тыш, хәтта шунда йоклап та калалар икән.
“Алар бу урынга өйгә кайткан кебек киләләр. Гаҗәп, әмма хайваннар арасында да чын дуслык бар икән”, – диләр парк дирекциясендә.
Әйткәндәй, “Морадым тарлавыгы” табигый паркында декабрьдә Белоруссиядән китерелгән тугыз зубрны карантин вольерыннан табигатькә чыгардылар. Хәзер алар кыргый табигатьтә яшәячәк.