Яңалыклар
28 март 2024, 09:22

"Миңа ул акчаларны алу оят"

Красногорск шәһәрендә теракт нәтиҗәсендә янган “Крокус сити Холл” бинасыннан тамашычыларны эвакуацияләп йөрүче 14 яшьлек Артем Донсковның батырлыгына кешеләр шулкадәр сокланган, аның гаиләсенә фатир сатып алыр өчен хәйрия исәбе ачканнар.

YouTube.  Ислам Хәлилов белән Артем Донсков. "Миңа ул акчаларны алу оят"YouTube.  Ислам Хәлилов белән Артем Донсков. "Миңа ул акчаларны алу оят"
"Миңа ул акчаларны алу оят"Фото:YouTube. Ислам Хәлилов белән Артем Донсков.

Красногорск шәһәрендә теракт нәтиҗәсендә янган “Крокус сити Холл” бинасыннан тамашычыларны эвакуацияләп йөрүче үсмерләр дә булуы турында язган идек. Шуларның берсе – 14 яшьлек Артем Донсковның батырлыгына кешеләр шулкадәр сокланган, аның гаиләсенә фатир сатып алыр өчен хәйрия исәбе ачканнар.

Артемның әнисе – балалар психологы булып эшләгән, әмма күптән түгел эшсез калган. Гаиләдә -  өч бала, Артемның ике кечкенә сеңлесе бар. Алар Волгоград шәһәреннән күченеп килгәннәр, ике бүлмәле фатир арендалап яшиләр. Ана капиталы булуына карамастан, аларга банклар ипотека бирүдән баш тарта.

Артем үзенә кирәк-яракка булыр дип гардеробка эшкә урнаша. Куркып йөгерешкән халыктан ул залда атыш башлануын белә. Берничә гардеробчы малай кешеләрне төркемнәргә бүлеп, төрле запас чыгу юлларыннан алып чыгалар.

  • Мин эшкә урнашканда инструктаж үттем, ярый ишекләр ачык иде, - ди ул.

Артемның әнисе бу акчаларны алудан баш тарткан. "Мохтаҗ кешеләргә бирегез, безнең хәлебез ул кадәр мөшкел түгел", - дигән ул.

Русия Президенты каршындагы бала хокуклары буенча тулы вәкаләтле вәкиле Мария Львова-Белова теракт вакытында кешеләрне коткарырга ярдәм иткән укучыларны бүләкләде.

Чыганак: ufa1.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас