Башкортстан территориясендә уңай булмаган һава шартлары фаразлана. БР буенча Гадәттән тышхәлләр министрлыгында сөйләүләренчә, иртәгә, 27 мартта җил көчәячәк (тизлеге – секундына 17 метрга кадәр), урыны белән көчле яңгырлар явачак.
“Шул сәбәпле кече дала һәм тау елгаларында актив рәвештә кар эрүе көтелә, су дәрәҗәсе күтәрелергә дә мөмкин. Торак пунктлардагы түбән урнашкан урыннарны су басу ихтималы бар”, – диләр ведомствода.
28 март көнне аерым районнарда җепшек кар явып, агач ботакларына һәм электр чыбыкларына аның ябышуы фаразлана, юлларда бозлавык һәм кар салу ихтималы зур. Җил дә көчәергә мөмкин (тизлеге секундына 150-20 метрга кадәр). Һава температурасы төнлә -2, +4 градус, көндез +2, +7 градус җылы булуы көтелә.
Чыганак: bashinform.ru