Кичә “Крокус Сити Холл” бинасында “Торналар” проекциясе барлыкка килде. Бинаның нигезеннән торналар тавышы күтәрелә һәм күккә аша. Теракт вакытында һәлак булучыларны шулай искә алдылар. Бу проектны оештыручы – “Без бергә” волонтерлар хәрәкәте.
Теракттан зыян күргән концерт залы СССРның халык артисты Мөслим Магомаев исемен йөрткән булган. Мөслим Моагомаевның күренекле “Торналар” җырын ишетмәгән, белмәгән кеше юктыр. Ул сугышта һәлак булган солдатларның рухы турындагы баллада. Аларның рухлары торналарга әйләнеп очып китәләр. Җырның төп максаты – өмет һәм үлемсезлек. Истәлек яшәгәндә аларның җаннары да яшәячәк.
Бу акциягә теләгән бөтен кеше дә кушыла ала. Кәгазъдән торна ясап яисә сурәтен төшереп аны социаль челтәрләргә куярга кирәк. Яисә үзеңнең аватар урынына торна сурәте куярга була.
“Крокус Сити Холл” концерт залына һөҗүм итү 2004 елда Беслан мәктәбенә һөҗүм иткәннән соң иң зурысы.