Яңалыклар
25 март 2024, 07:29

Апрельдә бер көн өстәмә ял көтә

Ни дисәң дә, безнең халык ял итәргә ярата.

Регина Сырыгина.Регина Сырыгина.
Фото:Регина Сырыгина.

 Башкортстан халкын апрельдә өстәмә ял көне көтә. Чәршәмбе көнне, 10 апрельдә,  мөселманнар Ураза-бәйрәмне билгели. Изге Рамазан ае ахырына  җитеп, бер ай ризыктан тыелып тору чоры тәмамлана.

9 апрель көнне гадәти график буенча эшләүчеләрнең эш вакыты бер сәгатькә кыскара.

Киләсе озайлы яллар русиялеләрне майда көтә: 28 апрельдән алып 1 майга кадәр һәм 9 майдан алып 12 майга кадәр. 27 апрельдәге ял көнен 29ына күчерәләр. Шулай итеп, беренче май бәйрәмнәре алдыннан безне 6 көнлек эш атнасы көтә.

Соңрак безне Җиңү көне (9-12 майда), Русия көне (12 июньдә), Корбан-бәйрәм (күчергәч, 16сыннан  17сенә кадәр ял итәбез), Халыклар бердәмлеге көне (3-4 ноябрь)  уңаеннан яллар көтә. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас