+21 °С
Болытлы
Башкортстан юлларында бер тәүлек эчендә руль артына исереп утырган 48 водитель тотылган.
Беренче тапкыр исереп эләгүчеләрне автомобиль йөртү хокукыннан мәхрүм итсәләр, икенче һәм өченче тапкыр эләгүчеләрне каты җәза көтә, диләр республика Транспорт министрлыгында.
ЮХХДИ хезмәткәрләре юлларда игътибарлы булырга, бер-беребезне хөрмәт итәргә чакыра. Бер тәүлек эчендә республикада дүрт юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, өчесе – Уфа шәһәрендә. Биш кеше җәрәхәт алган.
Чыганак: gtrk.tv