Башкортстанда ел башыннан алып 138 чит ил кешесен хәрби исәпкә куйганнар. Алар РФ гражданлыгы алган. Күбесе РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзеп, хәрби хезмәткә юлланган.
Башкортстан Республи касының Хәрби комиссариаты Русия гражданлыгы алып хәрби исәпкә басмаган кешеләрне эзләвен дәвам итә. Чит илләрдән килүчеләрнең эш урыннарында тикшерүләр үткәргәннәр һәм шундый 12 кеше ачыкланган. Аларга хәрби комиссариатка барып исәпкә барыр өчен повесткалар тапшырганнар.
Шулай ук, чит илләрдән килгән мигрантларны фиктив пропискага кертүчеләрне дә ачыклау эшләре бара.
РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзер өчен 177 бердәм номерына, 122 номеры яисә (347) 218-19-19 буенча Ситуация үзәгенә шалтыратып, яисә якындагы күп функцияле үзәкнең офисына “Мои документы” бүлегенә мөрәҗәгать итәргә була. Контракт буенча хәрби хезмәт һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларның гаиләләренә күрсәтелә торган социаль ярдәм чаралары турында тулырак мәгълүматны башбат.рф сайтыннан, Телеграм каналындагы чат-ботлардан табарга була.
Чыганак: bashinform.ru