Яңалыклар
23 март 2024, 08:02

Һава торышы турында әйтергә онытып торабыз икән...

Кайгылары куыра, кояш җылытырга тырыша. Һава торышы.

Һава торышы турында әйтергә онытып торабыз икән...Һава торышы турында әйтергә онытып торабыз икән...
Һава торышы турында әйтергә онытып торабыз икән...

Кайгылары куыра, кояш җылытырга тырыша. Һава торышы.

 

Авыр хәбәрләр белән таңны каршыладык, дуслар. Шушындый кояшы көннәрдә, ашкынып язны көткәндә бер гаепсез кешеләрнең, тагын да кызганчрак, – балаларның гомерләре өзелде...

Бүген Гидрометүзәк хезмәткәрләре көне иде, югыйсә. Аллаһтан безнең өчен матур көннәр сораучы кешеләр дип тә әйтер идем мин аларны. Чөнки без алардан гел яхшы хәбәрләр генә көтәбез. Ә бүген җылы кояш та елый кебек.

Ниләр генә кичерми икән адәм баласы. Тормыш шулай бер кайгырып, бер шатланып дәвам итә. Исәннәр яшәргә, өметләнергә хаклы. Якыннарын югалтканнарга Ходай сабырлык бирсен.

Метеорологлар аязучан болытлы көн фаразлый, җитди явым-төшем көтелми.

Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метрга кадәр булачак.

Төнлә -4, -9°, кайбер районнарда -10, -15° булган, көндез һава +2, +7°, тауларда +12 градуска кадәр җылыначак.

Әле башкалабыз Уфа тирәсендә -2.

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас