Яңалыклар
22 март 2024, 06:21

Ятимнәргә пособие арттырыла

Пособиене инфляциягә карап түгел, ә зуррак күләмгә арттыру буенча карар кабул ителгән.

Ятимнәргә пособие арттырылаЯтимнәргә пособие арттырыла
Ятимнәргә пособие арттырыла

Башкортстанда ятим балаларны караучыларга (опекуннарга) айлык түләүләрне 18,5 процентка арттырмакчылар. Бу хактагы закон проектын БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай 28 мартта карарга тиеш.
Корылтайның матбугат хезмәте белдерүенчә, түләү күләме баланың яше һәм сәламәтлеге торышына бәйле. Әле ул аена 7 555тән алып 9 428 сумга кадәр тәшкил итә.
Башкортстан парламенты рәисе Константин Толкачев белдерүенчә, опекун һәм ятим балаларны тәрбияләүче гаиләләрдән түләүләрне индексацияләү турында мөрәҗәгатьләр күп булган. Пособиене инфляциягә карап түгел, ә зуррак күләмгә арттыру буенча карар кабул ителгән.
Закон проектына ярашлы, опекунга (попечительгә) түләнүче акча күләмен, район коэффициентын исәпкә кертеп, 3 яшькә кадәрле балалар өчен аена 9 310 сум, 3 яшьтән зуррак балалар өчен 8 953 сум тәшкил итәчәк.
Инвалид бала яисә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән яисә физик һәм (яисә) психик үсештә тайпылышлары булган балалар өчен түләүләр күләме аена түбәндәгечә тәшкил итәчәк: 3 яшькә кадәрле балалар өчен - 11 172 сум, 3 яшьтән зурракларга -10 743 сум .
БР Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы мәгълүматларына ярашлы, бүген республикада 10 337 ятим һәм ата-анасы тәрбиясеннән мәхрүм калган бала яши. Шуларның 9 628е, яисә 93 проценты, гаиләләргә тәрбиягә бирелгән.

"Башинформ" буенча.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас