Яңалыклар
22 март 2024, 05:06

Ял көннәрендә нинди һава торышы көтелә?

Синоптиклар бу хакта хәбәр итте. 

Әлфия Шакирҗанова.   Әлфия Шакирҗанова.Әлфия Шакирҗанова.   Әлфия Шакирҗанова.
Әлфия Шакирҗанова. Фото:Әлфия Шакирҗанова.

Башгидромет  үзәгендә хәбәр итүләренчә, бүген республиканың таулы районнарында +12 градускача җылытачак.

Синоптиклар мәгълүматы буенча, бүген Башкортстанда явым-төшем көтелми. Җил тотрыксыз, талгын. Һава температурасы көндез +1, +6 градус, таулы районнарда +7, +12 градус.

Шимбә, 23 март көнне, шулай ук явым-төшем көтелми. Җил көньяк-көнбатыштан, көчле түгел, төньякта гына көчәючән. Һава температурасы төнлә -5, -10 градус салкын, көньякта -11, -16 градус. Көндез 0, +5 градус җылы, таулы районнарда +10 градуска кадәр җылы булуы көтелә.

Якшәмбе, 24 март көнне, урыны белән  бераз кар катыш яңгыр яумакчы, көндез республиканың төньягында бу явым-төшемнең күпләп явуы көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан талгын, урыны белән көчәючән. Һава температурасы төнлә -2, -7 градус салкын, аязытканда -12 градуска кадәр төшәчәк. Көндез 0, +5, таулы районнарда +10 градускача җылы булуы көтелә.

Шулай итеп, ниһаять яз! 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас