Яңалыклар
22 март 2024, 10:09

Уфа үтә заманча юлга ия булды

Уфаның Көнчыгыш юлы- Башкортстан территориясендәге иң эре инфраструктура объекты.

Уфа үтә заманча юлга ия булдыУфа үтә заманча юлга ия булды
Уфа үтә заманча юлга ия булды

Уфаның Көнчыгыш чыгу юлы яңа телеком-корылма урнаштырылуы аркасында элемтә һәм интернет белән тәэмин ителгән. Эре инфрастурктура объекты тотрыклы тавыш элемтәсе һәм 4G форматындагы секундына 150 Мбит югары тизлектәге мобиль интернетка ия.
Республика дәүләт идарәсенең санлы үсеш министры Геннадий Разумикин билгеләвенчә, Уфаның Көнчыгыш чыгу юлы районында челтәрне киңәйтү аркасында юлда баручылар күнегелгән ресурслардан файдалана, юл торышын күзәтә һәм маршрутның теләсә кайсы ноктасында якыннары белән элемтәдә кала алалар.
Уфаның Көнчыгыш юлы- Башкортстан территориясендәге иң эре инфраструктура объекты. Проект республиканың транспорт-логистик үсеше өчен зур әһәмияткә ия. Проектны гамәлгә ашыру урам юл челтәрендәге автомобильләр агымын һәм  Уфа үзәгеннән М-5 трассасына кадәр булган юлны 10 минутка кыскартырга ярдәм итәчәк.
Элеге зур инфраструктура проекты концессион килешү кысаларында 25 ел тормышка ашырыла. 1992 елда салына башлаган автомобиль юлы тунеле - зур инфрастурктура проектының бер өлеше. Проект федераль һәм республика властьлары, шәхси малтабарлык тырышлыклары нәтиҗәсендә тормышка ашырылды.

БР Хөкүмәте сайтыннан.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас