Яңалыклар
22 март 2024, 11:18

Табиб Путинга тәэсирләрен җиткерде

Марьяна Лысенко Башкортстанга февральдә килгән иде.

Табиб Путинга тәэсирләрен җиткердеТабиб Путинга тәэсирләрен җиткерде
Табиб Путинга тәэсирләрен җиткерде

52 нче санлы Мәскәү клиник дәваханәсенең баш табибы Марьяна Лысенко Русия президенты Владимир Путин белән очрашу вакытында Башкортстан сәламәтлек саклау өлкәсе турындагы тәэсирләре белән бүлеште.
Мәгълүм булуынча, Марьяна Лысенко Башкортстанга февральдә килгән иде. Ике көн эчендә ул берничә медицина учреждениесендә, Стуколкин һәм Фомичев ФАПларында булды
"Һичшиксез, күп эшләр башкарылган. Фельдшер электрокардиограмма тапшырганда ясалма интеллектның ничек эшләвен, телемедицина хезмәтләренең ничек үткәрелүен, шулай ук онлайн-режимда катлаулы медицина мәсьәләләрен чишә алуларын күрсәтте",- диде ул президент белән әңгәмә вакытында.
Марьяна Лысенко эш сәфәре чикләрендә Уфа хосписында да булып, аның эшчәнлеге белән танышты, авырулар белән аралашты, шулай ук хоспис командасына файдалы киңәшләрен бирде. Кунак эшчәнлекләрен югары бәяләп: "Хосписта өй шартларына якынайтылган уңайлы шартлар тудырылган",- диде.

"Башинформ" буенча.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас