Яңалыклар
22 март 2024, 04:25

Кар кайчан эреп бетәчәк?

Күктән явып торган яңгыр кар катламын киметә ала.

sanktpeterburg.bezformata.com Кар кайчан эреп бетәчәк?sanktpeterburg.bezformata.com Кар кайчан эреп бетәчәк?
Кар кайчан эреп бетәчәк?Фото:  sanktpeterburg.bezformata.com

Күктән явып торган яңгыр кар катламын киметә ала. Бу хакта КФУ доценты Тимур Әүхәдиев хәбәр сөйләгән. Галим сүзләренчә, кар температура нольдән югарырак булганда гына актив кими башлаячак.

Әүхәдиев сүзләренчә, гадәттә мондый дәверне март азагында көтәргә кирәк. Быел мондый көннәр икенче атнага башланачак.

"Бу кар катламының биеклеген киметәчәк, әмма без әлегә аның тулысынча эреп бетүен фаразламыйбыз. Карның тулысынча юкка чыгуын без апрельнең икенче яки өченче декадасында көтәбез", - дип хәбәр итте Тимур Әүхәдиев.
Чыганак: tnv.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас