Бүген БСТ телеканалында туры эфирда “Рәхмәт” акциясенең суперпризлары уйнатылды.
Уен нәтиҗәләре болай булды:
Башкортстан шифаханәсендә шифаханә-курорт дәвалануына һәм ял итүгә сертификатны БА-133339 билеты отты.
Сочида гаилә ялына сертификат – БА-113814 билеты.
“Нива” автомобиле – АШ-130108 һәм АС-022322 билетлары.
“Novaland” торак комплексында фатир – АФ-021333 билеты хуҗасына.
Оештыручылар тиздән Бәхетле номерлар ияләре белән элемтәгә чыгачак.
Исегезгә төшерәбез, республикада “Рәхмәт” акциясе Русия Президенты сайлауларында тавыш бирү көннәрендә узды. Һәр сайлаучыга бланк бирелде, андагы саннарны теркәп, ул уенда катнаша алды.