Яңалыклар
21 март 2024, 08:04

Машинаңның номеры чистамы?

Бүген Башкортстан территориясендә дәүләт автоинспекциясенең “Дәүләт регистрация знагы” дигән оператив-профилактик чара башланды.

Машинаңның номеры чистамы?Машинаңның номеры чистамы?
Машинаңның номеры чистамы?

Бүген Башкортстан территориясендә дәүләт автоинспекциясенең “Дәүләт регистрация знагы” дигән оператив-профилактик чара башланды.

Аның төп максаты – ялган яки эзләүдә булган дәүләт номерлары куелган, регистрациясе беткән транспорт чарасы белән идарә итү кебек административ хокук бозуларны кисәтү.

Автоинспекция хезмәткәрләре автомобиль хуҗаларын кисәтә: дәүләт регистрация номеры ачык хәрефләр һәм саннар белән язылган булырга, яхшы укылырга тиеш. Әгәр аның буявы кырылган, пычрак булса, кисәтү яки 500 сум күләмендә штраф каралган.

Укылмый торган, страндарт булмаган, ГОСТ буенча эшләнмәгән номерлы автомобиль белән идарә иткән өчен 5 мең сум штраф түләргә яки 1-3 айга кадәр “права”сыз калырга мөмкин.

 Ялган номер белән йөргән өчен водитель алты айдан бер елга кадәр автотранспорт йөртү хокукыннан мәхрүм ителә.

“Дәүләт регистрация знагы” оператив-профилактика чарасы 24 мартка кадәр дәвам итәчәк.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас