Республикада 2024 елгы басу эшләренә әзерлек бара. Гыйнвар һәм февраль айларында төбәк аграрийлары 800 млн сумнан артык 186 берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы сатып алган.
– Авыл хуҗалыгы техникасы паркын яңарту – туктап тормый торган процесс, аннан башка кыр эшләрен уңышлы башкаруга, кирәкле агротехник срокларга туры килүгә өмет итеп булмый, – ди Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. – Соңгы 5 елда, 2019 елдан 2023 елга кадәр, республика аграрийлары бу юнәлештә көчле адым ясады. 56 млрд сумга 16 мең берәмлектән артык авыл хуҗалыгы техникасы сатып алганнар.
Башкортстанда агросәнәгать комплексының техник паркын яңартуның төбәк программасы эшли, аның кысаларында аграрийларга авыл хуҗалыгы техникасы сатып алу чыгымнарының 50 процентка кадәр кайтарыла. Шул ук биш ел эчендә, 2019 елдан 2023 елга кадәр, Башкортстанның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә программа кысаларында 7,2 млрд сум субсидия түләнгән.
Чыганак: pravitelstvorb.ru