«Рәхмәт — 2024» акциясе кысаларында 400 кеше тузан суырткыч, телевизор һ.б. көнкүреш әйберләренә ия булган.
Бөтен бүләкләр дә ияләрен тапкан.
Нинди дә булса сәбәп белән уйнатылмаган булса, приз фондына барачак һәм 22 мартта фатир, машина , сәяхәтләр кебек суперпризлар белән бергә уйнатылачак.
«Рәхмәт—2024» акциясендә 2,5 млн. катнашучы — бәхетле QR-код ияләре теркәлгән.
Оештыручылар яңа сюрпризлар әзерләгән — рахмат102.рф сайтындагы яңалыкларны күзәтеп торырга кирәк.
Билетларны 20 мартка кадәр теркәргә мөмкин. Отучы бүләген алырга өлгермәгән булса, шулай ук 20 мартка кадәр откан бүләген ала ала. Җиңүчеләр географиясе киң булуы сәбәпле оештыручылар һәркем белән шәхсән эшли.
Менә эре бүләкләрнең кайсыберләре:
Яндекс станцияләре мини - 13
Яндекс станцияләре макс- 4
Кофемашина - 6
Наушники беспроводные - 6
Ноутбуклар - 4
Планшетлар -4
Робот-пылесослар - 9
Телевизорлар - 13
Телефоннар - 6
Термопотлар - 4
Электровелосипедлар - 4
Электросамокатлар - 4
Басеейнга абонементлар - 100
Театр һәм киноларга чакыру билетлары -50
Кибетләргә сертификатлар - 20
Марафоннарда катнашу өчен төрле купоннар - 60
Мраткино, Куштау тау чаңгысы комплексларына гаилә белән ял итүгә сертификатлар – 20
«Лукоморье» ял паркына - 2
«Вся семья» комплектлары футболкалар, кепкалар, кружкалар, шопперлар – 50 һәм башкалар.
Фото: pol46.ru