Башкортстан синоптиклары якындагы өч көнгә һава торышын фаразлады. Башгидромет мәгълүматлары буенча, бүген явым-төшем көтелми. Җил тәүдә төньяктан, аннары көньяк-көнчыгыштан талгын исәчәк. Һава температурасы көндез 0, +5 градус. Республиканың көнчыгышы буенча +10 градуска кадәр.
Сишәмбе көнне, 19 мартта, шулай ук явым-төшем көтелми. Җмл төньяктан уртача тизлектә. Һава температурасы төнлә -4, -9 градус. Көндез -1, +4 градус, таулы районнарда +9 градуска кадәр җылы.
Чәршәмбе көнне, 20 мартта, шулай ук әллә ни явым-төшем көтелми. Җил тотрыксыз, талгын. Һава температурасы төнлә -8, -13 градус салкын, төньякта -18 градускача салкын булуы ихтимал. Көндез -1, +4 градус җылы. Таулы районнарда +8 градускача җылы вәгъдә итәләр синоптиклар.
Чыганак: bashinform.ru