Башгидрометүзәк мәгълүматлары буенча, җомга көнне, 15 мартта, көндез әллә ни явым-төшем көтелми. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатышта талгын, көндез урыны белән көчәючән. Һава температурасы -1,+4°.
Шимбә көнне, 16 мартта, шулай ук явым-төшем булмавы ихтимал. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан. Термометр баганалары төнлә -4,-9° күрсәтсә, урыны белән -11,-16°, көндез -1,+4° булачак.
Якшәмбе көнне, 17 мартта, явым-төшем көтелми. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан талгын, көндез көчәергә мөмкин. Һава температурасы төнлә -4,-9°, урыны белән -11,-16°, көндез +2,+7°.
Кыскасы, дуслар, яз җылысын тоя башладык. Быел хәтта март бураннары да булмады. Ел елга туры килми шул.
Чыганак: bashinform.ru