Яңалыклар
15 март 2024, 05:27

Бәләкәчнең гомерен саклап калган

Поезд астында кала язган.

Бәләкәчнең гомерен саклап калганБәләкәчнең гомерен саклап калган
Бәләкәчнең гомерен саклап калган

Поезд астында кала язган.

 

Тимер юлында бәла булмый калуы турында бу хәбәрне полициягә Карламан станциясе дежурные җиткергән.

„Инзер - Уфа“ маршруты буенча йөрүче 7473 санлы шәһәр яны поезды машинисты 12нче чакрымда Карламан – Приуралье 8 санлы пикетында кинәт поездны туктатырга мәҗбүр булган.  Нәкъ шул урында, шул минутта бер кыр кәҗәсенә, ыжгырып поезд килгәндә тимер юл аша чыгарга кирәк булган! Ярый бар да имим төгәлләнгән. Оста, белемле машинист поезд кадәр поездны тиз генә туктатып өлгергән. Ә кыр кәҗәсе аның алдыннан  имин генә ыргып чыгып, каядыр кереп югалган.

Бер-ике көн элек кенә кыр кәҗәсен Уфа урамында күргәннәр иде... Үзләренә куркыныч янаган мохиткә нигә чыга алар? Бахырлар ачтан интегәме икән, аларга ничек ярдәм итеп була соң?

 

 

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас