Соңгы биш елда Башкортстанда агросәнәгать комплексында кадрлар җитмәве зур проблемага әйләнә башлады. БР авыл хуҗалыгы министры урынбасары Ирек Сураков әйтүенчә, аеруча механизатор, водительләргә кытлык. 2024 елда бу сан 2,9 мең кеше тәшкил иткән.
Авылга яшьләрне кайтару өчен махсус чаралар күрелсә дә, агросәнәгать комплексында кадрларның кими баруы туктамый. Авыл хуҗалыгы министрлыгы күрсәткән саннарга карасак, 2018 елдан 2023 елга кадәр авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүчеләр саны 58847 кешедән 50 608 кешегә калган. Иң күп кеше 2021 елда – пандемия вакытында – эшеннән киткән.
Менә шуларны исәпкә алып, Башкортстанда авыл һөнәрләренең абруен күтәрү өчен чаралар күрелә, әйтик, мәктәпләрдә агро сыйныфлар оештырыла, укучылар өчен сәнәгать мәйданнары эшләнә, яшь белгечләрне дәртләндерү өчен финанслар бүленә.