Яңалыклар
14 март 2024, 05:02

+3° градуска кадәр җылыта, ди

Дөрес булса, быел яз иртә киләчәк, ди. 

Лилия ГариповаЛилия Гарипова
Фото:Лилия Гарипова

Башгидрометүзәк мәгълүматлары буенча, бүген, 14 март көнне, урыны белән бераз кар явачак. Җил көньяк-көнбатыштан, талгын. Һава температурасы көндез 0, -5° тәшкил итәчәк.

Җомга һәм шимбә көнне, 15 һәм 16 мартта, җитди явым-төшем көтелми, төнлә генә кыска вакытлы кар явып узу ихтималы бар. Җил көньяк-көнбатыштан, көндез көчәючән. Термометр баганалары төнлә -3, -8°, урыны белән -10, -15°, көндез -2, +3° градус күрсәтәчәк.

Төрле чыганаклардагы фаразлар буенча, быел яз тиз һәм иртә киләчәк, ди, имеш. Кинәт җылыткан хәлдә кышын яуган карлар елга булып агырмы икән...

 Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас