БР Хөкүмәте премьер-министры Андрей Назаров билгеләвенчә, юл буе сервисы буенча актив эш 2020 елдан бирле бара. 2023 елда республикада 304 юл буе сервисы объекты төзелгән һәм 307се яңартылган. Бүгенге көнгә Башкортстанның өстенлекле инвестиция проектлары исемлегенә 44 инвестицион проект кертелгән. Аның гомум инвестицияләр күләме 4,5 млрд. сум тәшкил итә. Быел исә төзү тизлеген арттырып 450 юл буе сервисы объектын файдалануга тапшыру һәм шулкадәр үкне яңарту планлаштырылган.
Бүген туристларның озайлы булмаган автомобиль сәфәрләренә кызыксынулары арта, автотуризм популярлаша. Башкортстан исә кунакчыл төбәк буларак, юл хәрәкәтендә катнашучылар өчен сыйфатлы хезмәтләндерүнең туризм үсешенә этәргеч бирүче факторларның берсе булуын яхшы белә. Шуңа да юл буе инфраструктурасын: автозаправка станцияләрен, кунакханәләр, кемпинглар, җәмәгатьчелек туклану пунктларын үстерү үтә мөһим.
2020 елдан алып, Юл буе сервисын үстерү концепциясен гамәлгә ашыру чорында, 544 яңа объект файдалануга тапшырылган, 581 объект модернизацияләнгән.
Концепция кысаларында дәүләт ярдәмен күрсәтү эш юнәлешләренең берсе булган. Юл буе сервисы өлкәсе объектларына инвестицияләр салган эшкуарларга дәүләт ярдәм күрсәтә. Мәсәлән, арендага җир участогы бирү, салым ташламалары һәм объект төзелешенә тотылган чыгымнарының бер өлешен каплау һ.б. төрле ярдәм чаралары алар.
Әлеге вакытта 11 млрд. сум гомум инвестицияләр күләме белән 100 инвестиция проекты әзерләнә.
БР хөкүмәте сайтыннан.