Уфага "Йөрәк кушуы буенча" сукыр һәм начар күрүче балаларга ярдәм күрсәтү мәрхәмәтлелек фондының попечительләр советын оештыручы һәм президенты, танылган җырчы Диана Гурцкая килде. Диана Гурцкая "Ак таяк" халыкара мәрхәмәтлелек фестиваленең авторы һәм патронессасы да.
11 мартта ул "Арт-Корылтай" IV мәдәни форумы чараларында катнашты. Диана Гурцкая белән аның бертуган абыйсы Роберт тәүдә Мәкәрим Төхвәтшин исемендәге сукырлар өчен махсус республика китапханәсенә тукталдылар.
Китапханә директоры Айгөл Әминева кунакларны учреждение белән якыннан таныштырды, китапханәнең төп эш юнәлешләре турында сөйләде. Китапханә алдагы елда үзенең 90 еллык юбилеен билгеләргә әзерләнә. Республика буенча начар күрүчеләрне һәм сукырларны хезмәтләндерүче китапханәнең тарихы үтә бай, аңарда 5 меңнән артык китап саклана.
12 мартта"Арт-Корылтай" IV мәдәни форумы кысаларында Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясе сәхнәсендә "Ак таяк" XV халыкара мәрхәмәтлелек фестивале чикләрендә Идел буе федераль округында яшәүче балалар һәм үсмерләр өчен сайлап алу этабы үтте.
Уфаның 28 нче санлы сукыр һәм начар күрүче укучылар өчен коррекцион мәктәп-интернатыннан 8 катнашучы музыкаль номерлары белән таныштырды. Иң яшь катнашучыга 8 яшь иде. Бәйгедә катнашучыларның сәләтен РФның халык артисты Диана Гурцкая, фестиваль продюсеры Роберт Гурцкой һ.б.-лар бәяләде.
"Ак таяк" фестивале бәйгечеләр тормышында зур урын алып тора. Безгә ярдәм күрсәтүчеләргә зур рәхмәт. Бүген инвалидлар һәм балалар өчен күп эшләр башкарыла. Мин сукыр балалар мәктәбендә укыганда, музыкаль тормышымны башлаганда, боларның берсе дә юк иде. Мин бүген сәхнәгә чыккан һәркемнең гомере буена онытылмас зур һәм кызыклы тормыш сәхифәсе ачылачагына ышанам",- дигән сүзләре белән дәртләндерде Диана Гурцкая бәйгедә катнашучы балаларны.
Сайлап алу турын уңышлы үтүчеләрне Мәскәүгә чакырачаклар. Алар анда "Крокус Сити холл" фестивале гала-концертында популяр артистлар белән бергә чыгыш ясау бәхетенә ирешәчәкләр.
"Башинформ" буенча.