Яңалыклар
12 март 2024, 05:39

Һава торышы

Кыш карларын уйната.

Һава торышыҺава торышы
Һава торышы

Быел яз иркенләп, ашыкмыйча гына килә. Инде җылытачак дигәндә, кыш янәдән карларын уйната башлый. Бүген, 12 мартта да, республика буенча кар явып үтәчәк. Һава температурасы 3 - 8 градус салкын.
Иртәгә, 13 мартта, шулай ук кар явачак. Көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Термометр баганалары төнлә 8 - 13 градуска кадәр салкын күрсәтәчәк. Көньяк-көнчыгыш районнарда 15-20 градуска кадәр суытачак. Көндез 1 - 6 градус салкын.
14 мартта да урыны белән кар явуы көтелә. Җил шулай ук көньяк-көнчыгыш тарафлардан исәчәк, вакыты белән кискен булуы мөмкин. Төнлә -8, -13, көньяк-көнчыгыш районнарда шулай ук -15, -20, көндез +1, -4 градус булуы көтелә.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас