Яңалыклар
12 март 2024, 13:28

Аграрийларга ярдәм хупланган

Язгы чәчүгә әзерлек башланды.

Аграрийларга ярдәм хупланганАграрийларга ярдәм хупланган
Аграрийларга ярдәм хупланган

2024 ел башыннан алып Русия авыл хуҗалыгы министрлыгы Башкортстан аграрийларының 5, 8 млрд сумга кыска вакытлы ташламалы кредитка 130 гаризасын хуплаган.
БР авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов белдерүенчә, әлеге мәлләрдә язгы чәчү эшләренә әзерлек бара. Быел чәчүгә апрель урталарында төшәргә планлаштырып торалар. 2 миллион гектардан артык җирдә сабан ашлыгы чәчеләчәк.
2024 елга чәчү кампаниясендә гомум чыгым 24 млрд сум күләмендә бәяләнә. Бу былтыргы күрсәткечкә караганда 7,5 процентка күбрәк. Кредитка ихтыяҗлык 12 млрд. сум күләмендә бәяләнә.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас