Хөкүмәттә видеоконференция рәвешендә узган киңәшмәдә республика Башлыгы Радий Хәбиров БРның Транспорт министрлыгы җитәкчесе Александр Клебановтан Көнчыгыш чыгу юлының әзерлеге турында сорашты.
“Билгеләнгән график буенча барабыз. Узган җомгада объектка бардым, берничә сорау калган иде, бүген аларны хәл итәчәкбез”, – дип җавап бирде министр.
“Мартта без аны ачабыз бит инде, мин дөрес аңлыйммы?” – дип сорады Радий Хәбиров һәм Клебановтан уңай җавап алды.
Юл түләүле булачак, дисәләр дә, соңгы ике ел чамасы Кузнецовский Затонның Пугачев урамындагы "тыгын"нардан тәмам туйган Федоровка, Карпово, Шамонино, Бурцево, Шмидтово, Рус Юрмашы авылларында яшәүчеләр бу юлның ачылышын түземсезләнеп көтә. Шәһәргә тизрәк барып җитәр идек, диләр алар.
Чыганак: bashinform.ru