Яңалыклар
11 Марта 2024, 05:30

“Без һәрвакыт һөҗүмдә”

СВО зонасында хәрбиләрне Шәйморатов медале белән бүләкләделәр.

“Башкорт батальоны” телеграм-каналы“Башкорт батальоны” телеграм-каналы
“Башкорт батальоны” телеграм-каналы

Республика Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча махсус хәрби операциядә катнашучыларны генерал Шәйморатов медале белән бүләкләделәр. Бу хакта “Башкорт батальоны” телеграм-каналында хәбәр ителә.

“Генерал Миңнегали Шәйморатов медале Башкортстанның бу беренче батальонында иң мөһиме булып тора. Бүген без янә яхшы сугышчы-“шәйморатовчыларны” бүләкләдек һәм Башкортстан Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбировның рәхмәт сүзләрен җиткердек”, – ди Шәйморатов исемендәге батальонның хәрби-сәяси эш буенча рота командиры урынбасары. Әйткәндәй, ул үзенә “Шаман” позывное  алган.

“Шәйморатов батальонының беренче көннәрдән үк алдынгы позицияләрдә булуын һәм туктаусыз диярлек сугыш алып баруын барысы да яхшы белә. Без һәрвакыт һөҗүмдә. Шуңа безнең батальонга килгән кешеләр нәрсә белән очрашырга туры киләчәген беләләр”, – дигән иде бер интервьюсында “Шаман”.

Ил җитәкчесе Владимир Путин Федераль Җыелышка юллама белән чыгыш ясаганда махсус хәрби операциядә катнашучылар турында: “Шушы кыю егетләргә карыйм да, йөрәк безнең кешеләр, безнең халык өчен һәм әлеге егетләр өчен горурлык хисе белән тула дип һич арттырмый әйтә алам. Мондыйлар чигенмәячәк, хыянәт итмәячәк”, – дигән иде.

“Башкорт батальоны” телеграм-каналы
“Башкорт батальоны” телеграм-каналы
“Башкорт батальоны” телеграм-каналы
“Башкорт батальоны” телеграм-каналы
“Башкорт батальоны” телеграм-каналы
“Башкорт батальоны” телеграм-каналы
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас